16+

Әлмәт музеенда кич утыруны күрсәттеләр [+ФОТОЛАР]

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда 12 декабрьдә кич утыруларга багышланган кичә узды.

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда 12 декабрьдә кич утыруларга багышланган кичә узды.

Ул "Музейда музыка" проектының йомгаклау чарасы булды. Әлмәт музыка көллияте студентлары Иске Суркин авылыннан "Сеспель" чуваш халык фольклор-этнографик ансамбле белән берлектә "Раштуа алдыннан кич утырулар" дип аталган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте. Тамашачылар Раштуа алды көннәреннән алып Крещениега хәтле була торган кич утырулар атмосферасына чумдылар. Святки дип аталган бу йола кысаларында кешеләр кунакка йөрешкән, бүләкләр бирешкән, бер-берсенә сәламәтлек һәм уңышлар теләгән. Чакырылган кунаклар – Әлмәт политехник техникумы студентлары чуваш халкының йолалары белән таныштылар, халык җырларын тыңладылар, уеннарда һәм күрәзәлек итүдә үзләре дә катнаштылар. Чара бик җанлы һәм җылы узды.


Комментарии

Главное