«Бу җыр кайчан да булса туарга тиеш иде! Дөньяның теләсә кайсы сәхнәсеннән татарны танытачак җыр! Әле беркемнең дә мондый җырны ишеткәне булмагандыр! Татарның иң көчле тавышлы ир-ат җырчылары – Артур Исламов һәм Филүс Каһировтан яңа җыр! Мондый җырлар мең елга бер генә туа! Тыңлагыз – йөрәкләр кузгалыр, тыңлагыз – бу җыр сезне үзенә ияртер! Тыңлагыз!
Гөлүсә Батталова сүз, Миләүшә Хайруллина көе», – дип яза популяр опера җырчысы Артур Исламов үзенең Инстаграм тасмасында.
Дуслар, яраткан җырчыларыбызның өр-яңа иҗат җимеше тәкъдим ителде, рәхим итеп тыңлагыз һәм фикерләрегезне языгыз.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @arturislamov_official
http://www.sahne.ru/
Комментарии