16+

Татарстанда театрлар кайчан ачылачак?

Татарстан Республикасында тамашачы өчен театрларны август аенда ачарга планлаштыралар.

Татарстанда театрлар кайчан ачылачак?

Татарстан Республикасында тамашачы өчен театрларны август аенда ачарга планлаштыралар.

Бу хакта онлайн-очрашу барышында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр иткән.

"Бер ай шөгыльләнәчәкбез, репетиция ясаячакбыз, ә август уртасыннан әкренләп тамашачы өчен театрлар ачыла һәм спектакльләр күрсәтелә башлаячак», - ди министр.

Шул ук вакытта барысы да коронавирус пандемиясе белән бәйле вәзгыять үсешенә бәйле.

Татарстанда театрларның эшчәнлеген яңарту турындагы карар онлайн-чаралар анлы аралашуларны алыштыра алмаганга күрә кабул ителгән.

Хәзер республиканың барлык театр хезмәткәрләре июль аена кадәр ялда.

Чыганак


Комментарии

Главное