16+

Элвин Грей әлмәтлеләрне Профсоюзлар көне белән котлаячак

21 сентябрь көнне Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданында профсоюз хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр.

Элвин Грей әлмәтлеләрне Профсоюзлар көне  белән котлаячак

21 сентябрь көнне Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданында профсоюз хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр.

 

Театральләштерелгән ачылыш 11: 00 сәгатьтә була.

Район җитәкчелеге профсоюз әгъзаларын һәм хезмәт ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итәчәк. Бәйрәм барышында активлык нокталары һәм кыр кухнясы эшләячәк.

 Теләгән һәркем  өчен мастер-класслар, лотерея билетлары уйнату, викторина үткәрелә.

Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын шоу-программа, спорт һәм күңел ачу чаралары көтә.

12: 00 дән  15:00 сәгатькә кадәр Гүзәл Әхмәтова, Элвин Грей һәм музыкаль лейбл артистлары (Бабек Мамедрзаев, Кирилл Мойтон, Вилли, Ябай Малай, Рауш, Джоан Си, Рината Тей, Амурус) катнашында концерт программасы узачак.

Фото:скриншот Инстаграм


Комментарии

Главное