17 июльдән 2 августка кадәр Әлмәттә «Каракүз» этно-модерн-фестивале узачак.
Әлмәт "Каракүз"гә әзерләнә
17 июльдән 2 августка кадәр Әлмәттә «Каракүз» этно-модерн-фестивале узачак. Өч тематик ял көннәрендә шәһәр халкын һәм кунакларын этник мәдәнияткә, гастрономиягә, модага, театрга, музыкага, кино һәм анимациягә багышланган чаралар көтә.
Чара «Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында узачак һәм Россиянең төрле төбәкләреннән һәм башка илләрдән артистлар, осталар һәм экспертлар катнашында 20дән артык юнәлешне берләштерәчәк. «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова хәбәр иткәнчә, 2026 елда фестиваль үзенең төп принципларын – ачыклык, күп жанрлылык һәм иҗади диалог атмосферасын саклап калачак.
«Без тамашачының фестивальне аерым чара итеп түгел, ә мәдәни Әлмәт буенча бердәм сәяхәт итеп кабул итүен, шулай ук үз маршрутын булдыруын һәм үзе өчен ниндидер мөһим әйбер табуын телибез»,-дип ассызыклады Эльмира Газизова.
Быел вакыйгаларның бер өлеше яңа мәйданчыкларда узачак, алар арасында шәһәр стадионы, югары нефть мәктәбе, сусаклагыч һәм шәһәрнең башка иҗтимагый киңлекләре.
Беренче ял көне этник мәдәнияткә, гастрономиягә, модага, заманча хореографиягә һәм урам театрларына багышланачак. «Каракүз» үзәге – Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Тыва, Бурятия һәм башка төбәкләр вәкилләре катнашында этно-фестиваль.
Программага шулай ук һөнәрчелек остаханәләре, тарихи реконструкцияләр, этно-маркет, халык уеннары һәм мастер-класслар керәчәк.
Этник мәйданчык гастрономия фестивале белән синхронлаштырылачак.
Беренче ял көннәрендә мунча фестивале, заманча хореография фестивале, «Модный Әлмәт» проекты һәм «Легкие крылья» VI Халыкара урам театрлары фестивале узачак, ул Россиянең төрле төбәкләреннән 23 коллективны берләштерәчәк.
Икенче ял көне социаль театрга, рәсем сәнгатенә, әдәбиятка, автор җырына, орган һәм джаз музыкасына, шулай ук урам мәдәниятенә багышланачак. Фестивальдә катнашучылар арасында Евгений Маргулис, IOWA, «Хижина музыканта» һәм башка башкаручылар бар.
Оештыручылар экология, куллану культурасы һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә аерым игътибар бирәчәкләр.
"Бездә тривиаль тәрҗемә итеп булмый торган «бәрәкәт» сүзе бар. Әмма нәкъ менә ул ресурсларга акыллы, сакчыл мөнәсәбәт идеясен тапшыра, сездә нәрсәдер «күп» кенә түгел, ә иминлек өчен күпме кирәк булса, шулкадәр. Шуңа күрә куллану культурасы да-безнең культура", - дип ассызыклады Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.
Өченче уик-эндны кино һәм анимациягә багышлыйлар. Тамашачылар симпатиясенең халыкара кинофестивале Россия һәм башка ил авторларының эшләрен күрсәтәчәк, ә җиңүчеләрне тамашачылар билгеләячәк. Программаны югары нефть мәктәбе мәйданчыгында оештырылачак анимация фестивале тәмамлаячак. Аңа белем бирү интенсивлары, кыска метражлы фильмнарның халыкара конкурсы һәм 500 мең сум приз фонды белән бөтенроссия студентлар питчингы керәчәк.
Фестивальнең амбассадоры булып икенче ел рәттән Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясый. Фестивальдә ул «Җаным җанашым» альбомын тәкъдим итәчәк, анда классик башкаруда ун татар халык җыры кергән.
Фестивальнең күпчелек чаралары бушлай булачак. Катнашучылар саны чикләнгән аерым вакыйгаларга алдан теркәлү таләп ителәчәк.
Комментарии