Фәрит Яруллин исемен горур йөртүче Әлмәт музыка көллияте делегациясе татар композиторы каберен зиярат кылды.
Ул Бөек Ватан сугышы вакытында Витебск өлкәсе өчен барган яуларның берсендә һәлак була.
Аның җәсәде Рыленки мемориаль комплексындагы солдат каберлегендә. Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы булуын исәпкә алсаң, бу сәяхәтнең кыйммәте бермә-бер арта.
Биредә Фәрит Яруллинны беләләр, тирән ихтирам белән аның истәлеген кадерләп сак-лыйлар.

2017 елдан Витебск өлкәсе Дубровно каласындагы балалар сәнгать мәктәбе аның исемен йөртә. Биредә рәсем, музыка һәм бию сәнгатенә гашыйк балаларны татарның бөек композиторы исеменә лаек булырга тәрбиялиләр. Мәктәп янында урнашкан композитор бюсты янында (аны да 2017 елда урнаштыралар) якташыбызны искә алу тантанасы узды. Фәрит Яруллинга озак яшәү, иҗат итү насыйп булмый. Аның гомере татарның беренче балеты - «Шүрәле»сендә дәвам итә. Әсәрнең премьерасы 1941 елның җәенә планлаштырылган була. Тик көтмәгәндә фашистлар Германиясе илебезгә басып керә. Татарның миллионлаган уллары кебек үк Фәрит Яруллин да Бөек Ватан сугышына китә. Лейтенант, укчы взвод командирына ике тапкыр иң канкойгыч сугышларда - Сталинград, Курск дугасында исән калу насыйп була. Аннан Яруллин взводы Көнбатыш фронтта - Мәскәү-Минск шоссесы буйлап һөҗүм итә, Белоруссияне азат итә. Тормыш иптәше Галина һәм кызы Наиләгә килгән соңгы хаты 1943 елның 31 июльдә языла.

«Шүрәле» балетының премьерасы Казанда 1945 елның мартында була. Аннары балет Санкт-Петербургта, Мәскәүдә куелачак, Яруллин музыкасы Европа башкалаларында яңгыраячак. 1958 елда «Шүрәле» балетына язган музыкасы өчен Фәрит Яруллин Тукай премиясе белән бүләкләнәчәк. Ә туганнары бу елларда аның язмышын ачык-ларга тырышачак. Сиксәненче еллар уртасына чаклы ул «хәбәрсез югалган» солдат булып кала. Нәкъ шул елны Казанга белорус эзләүчеләреннән хат килә: Фәрит Яруллинның туганнарын эзлиләр. Аның исеме Витебск өлкәсенең Яңа Тухинь авылы янындагы хәрби каберлек өстендә тыйнак обелискта табыла. Үлем көне - 1943 елның 17 октябре. Бу вакытта «Шүрәле» балеты авторына нибары 29 яшь кенә була. Үзе сыман ук гомерләре вакытсыз өзелгән яшь ир-егетләр, өлкән солдатлар белән ул Мәскәү-Минск автомагистраленең 599 нчы чакрымында туганнар каберлегендә - Рыленки мемориаль комплексында мәңгелек тынлыкта ята. Бу урында 10 мең совет солдаты җирләнгән. Хатирәләр белән уртаклашканнан соң каршы алучылар безгә үз осталыкларын күрсәтте - мәктәпнең баянчылар ансамбле безнең өчен концерт программасы әзерләгән иде. Беренче булып яңгыраган җыр мәктәп укытучылары иҗат иткән гади совет солдаты - татарның бөек улы Фәрит Яруллинга махсус атап язылган. Безнекеләр дә буш кул белән килмәде - бер үк шәхеснең исемен йөртеп уртак мәдәниятка хезмәт итүче Әлмәт музыка көллияте шулай ук концерт программасы эзерләп тәкъдим итте. Күчтәнәчкә шулай ук үзебезнекеләр булдырган ноталар җыелмасын, милли ризыгыбызны тапшырды. Сәнгать мәктәбе коллективы да һәр кунакка истәлеккә үзләренең бай тарихка һәм төрле билгеләнешкә ия булган традицион халык курчагын – Белорус лялькасын бүләк итте.
Бераз аралашып, киләчәктә уртак проектлар булдыру турында фикер алышканнан соң, Әлмәт музыка көллияте делегациясе Рыленкидагы мемориаль комплекска юл тотты. Ул 1973 елда төзелгән. Биредә 1943 елның октябреннән 1944 елның июнь аена кадәр бу районда каты сугышларда һәлак булган 11 нче гвардиянең һәм 31 нче армиянең 10 меңнән артык совет сугышчысы җирләнгән. Һәлак булган 9402 сугышчының исеме билгеле. Аларның исемнәре ташка уелган. Комплексның мәйданы 3 га. Мемориал территориясенә керү юлында каһарманнарга багышланган дүрт стела бар: фашистларның блиндаж диварына кадаклап куйган Советлар Союзы Герое Юрий Смирнов, үзе белән дошман дзоты амбразурасын япкан Александр Васильев, сугышчыларны атакага күтәргән Советлар Союзы Герое Анна Никандрова, бер самолетта һәлак булган «Нормандия—Неман» полкы очучылары Сергей Астахов һәм Бруно де Фольтано. Бу урыннарда 1943 елның октябреннән 1944 елның июнь аена кадәр фронт сызыгы үткән. Биредә «Багратион» операциясе башлана, ул 1944 елда совет-герман фронтының төп вакыйгасы булып тарихка кереп кала. Безнең гаскәрләр Белоруссияне, Литваның зур өлешен, Польшаның көнчыгыш районнарын азат итәләр.

2010 елда биредә 251 нче укчы дивизиянең 269 нчы аерым медик-санитар батальонына истәлек билгесе куелган. 2011 елда һәлак булган Совет Армиясе сугышчыларының туганнары акчасына часовня төзелгән. 2022 елда «Батырлар жолымен – Дорогой славы» халыкара тарихи-патриотик проект кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссия җирендә һәлак булган Казахстан сугышчыларына гранит һәйкәл ачылган. Биредәге Мәңгелек утка әлмәтлеләр чәчәкләр салып, һәлак булган милләттәшләребезне, якташларыбызны, ватандашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сәяхәт барышында Витебск каласының Иван Соллертинский исемендәге дәүләт музыка көллиятендә дә булдык. Уку йорты белән таныштык, үзебез белән таныштырдык һәм анда укучы студентларның иҗатын күреп сокландык. Бергәләп уртак тарихыбызны тәшкил иткән Бөек Ватан сугышы каһарманнарын уртак җыр аша искә алдык. Сәяхәт барышында Белоруссия мәдәният, мәгълүмат, спорт һәм туризм хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Витебск өлкә оешмасы һәм гомумроссия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан рес-публика оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, күп нәрсәләр уртак булган профильле уку йорты коллективы белән бүләкләр алышынды.
Әлбәттә, Витебск каласы белән танышып та өлгердек. 1083 көн фашистлар оккупациясендә булган бу калада 180 мең кешенең 118е генә каланы азат иткән совет солдатларын каршы ала. Кызыл Хач оешмасы комиссиясе аны үле шәһәр буларак билгели. Шулай да Витебск халкы аны кабат тергезә. Бүген биредә күпсанлы уку йортлары, сәнәгать предприятиеләре эшли.
Рәдифә Ногманова
Фото: авторныкы
Комментарии