16+

Әлмәт ветераннары сәхнә тотты

Әлмәт ветераннары «Балкыш»Та катнашты.

Әлмәт ветераннары сәхнә тотты

Әлмәт ветераннары «Балкыш»Та катнашты.

Әлмәт ветераннары сәхнә тотты
Россия халыклары бердәмлеге, Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Татарстан ветераннары (пенсионерлары) оешмасының 40 еллыгына багышланган «Балкыш» республика фестивале тәмамланды.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган фестиваль Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан 11 иҗади номинация буенча үткәрелә. Фестивальнең оештыру комитеты рәисе - ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Өлкән яшьтәге катнашучыларның осталыгы һәм саны елдан-ел арта. Бу юлы анда Әлмәт районының 36 җирлегеннән һәм шәһәрнең 28 оешмасыннан 220 коллектив - барлыгы 3564 кеше катнашты. 
Традиция буенча фестиваль лауреатларның гала-концертлары белән тәмамланды. Республика гала-концертын 29 апрельдә Әлмәт муниципаль районы ветераннар советының җыелма хоры ачып җибәргән иде. Әлмәттә беренче гала-концерт 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды һәм 4 мартта «Иске Әлмәт» мәдәният йортында узды. 
5-6 май көннәрендә Габдрахман авылы һәм Рус Акташы мәдәният йортларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган гала-концертлар булды. Иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар Габдрахман авылы һәм Рус Акташындагы мемориалларга чәчәкләр салдылар, Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучыларны  искә алдылар. 
Әлмәт муниципаль районы ветераннарының (пен-сионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Владимир Яшанин «көмеш» яшьтәге үзешчән артистлар чыгышларын ачып, авыл кешеләренең тормышы һәм иҗаты өчен яхшы шартлар тудырганы, даими ярдәм күрсәткәне өчен шәһәрнең һәм районның мактаулы гражданины Шәфәгать Тәхәветдиновка рәхмәт белдерде. Концерт азагында ветераннар советының мәдәни-массакүләм эше буенча комиссиясе рәисе Лидия Старшинина катнашучыларның осталык дәрәҗәсе артуын билгеләп үтте. 
Рус Акташының тамаша залы халык белән тулы иде. Гала-концертта катнашучыларны Владимир Яшанин сәламләде. Ул Рус Акташы авыл җирлегенең ветераннар советы каршында оештырылган «Пчелки» берләшмәсенең «көмеш» волонтерларына дипломнар һәм медальләр тапшырды. 

Гала-концерт салмак кына «Җиңү канатларында» исемле V хәрби-патриотик иҗат фестиваленә барып тоташты.  Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы Сергей Белоногов фестивальне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм бу чараның мөһимлеген билгеләп үтте. Фестивальдә катнашучылар дипломнар белән бүләкләнделәр. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды.

Илдар Биктимеров


Комментарии

Главное