16+

Апрель ае Әлмәт иҗатчылары өчен зур җиңүләр һәм мәртәбәле бүләкләр ае булды

Әдәбият – халыкның рухи хәзинәсе, ә талантлы иҗатчылар – шул хәзинәне баетучы җәүһәрләр.

Апрель ае Әлмәт иҗатчылары өчен зур җиңүләр һәм мәртәбәле бүләкләр ае булды

Әдәбият – халыкның рухи хәзинәсе, ә талантлы иҗатчылар – шул хәзинәне баетучы җәүһәрләр.

Бүген без Әлмәт иҗат дөньясының ике зур җиңүен горурлык белән билгеләп үтәбез. Газетабызның баш мөхәррире, күпкырлы талант иясе Рәфкать Шаһиев һәм танылган шагыйрә Зинаида Захарова югары дәрәҗәле әдәби бүләкләргә лаек булдылар. Бу җиңүләр — каләм ияләренең фидакарь хезмәтенә, туган телне саклауга һәм әдәбиятыбызны үстерүгә керткән өлешләренә бирелгән лаеклы бәя. Әлеге уңышлар Әлмәт иҗат мәктә-бенең ни дәрәҗәдә көчле һәм эчтәлекле булуын күрсәтә.

 


Илдар Юзеев премиясе — лаеклы кулларда
Яр Чаллыда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналы гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр тапшыру тантанасы узды. Әлеге бүләкне узган ел дәвамында журнал битләрендә басылып чыккан иң яхшы әсәр авторларына тапшыралар. Традиция буенча, бер премия — Татарстанда яшәүче авторга, икенчесе Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысына бирелә.


«Сынау яки Үлгәннән соң яздым» повесте өчен бу дәрәҗәле бүләккә газетабызның баш мөхәррире, прозаик, шагыйрь, тел галиме Рәфкать Шаһиев лаек булды. Аңа премияне Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов һәм хәйрияче, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов тапшырдылар.
«Тукай йолдызлыгы»нда яңа исемнәр
Казанда Татарстан Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» дип аталган татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Шагыйрә Зинаида Захарова «Шигырь» номинациясендә кызыксындыру премиясенә лаек булды.
Әлеге бәйге Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан, Татарстан Рәисе хозурындагы Татар телен һәм туган телләрне сак-лау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырылды. Тантанада Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Габдулла Тукай – безнең кыйблабыз, һәм бу тугрылыкны киләчәк буыннарга тапшыру – изге бурычыбыз.

Каләмдәшләребезне зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗат чишмәләрегез саекмасын, яңа әдәби үрләр яуларга язсын!
 
Рәфкать Шаһиев

Комментарии

Главное