16+

Әлмәт театры татарча уйландыра, сагышландыра, моңландыра, елата, татарча көлдерә торган спектакль чыгарды

Иске йорттагы рәхәт бер сагышны, самими балачак исен, халәтен театрга килгән һәр тамашачы йөрәгенә салып җибәрделәр.

Әлмәт театры татарча уйландыра, сагышландыра, моңландыра, елата, татарча көлдерә торган спектакль чыгарды

Иске йорттагы рәхәт бер сагышны, самими балачак исен, халәтен театрга килгән һәр тамашачы йөрәгенә салып җибәрделәр.

«Җибәрмә мине, Дәү әни!..» Бу — бары тик Раилнең генә авазы түгел. Бу — нигезеннән аерылган, дөнья җилләрендә адашкан, балачак җылысын югалткан һәркемнең җан ачыргалануы. Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Иске өйдә җил йөри» спектакле (драм. – Д. Сафина, реж. – С. Тагировский) тамашачыны нәкъ менә шушы сорау алдына куя: безне бүген кем тотып тора? Кочакларын җәеп безне егылудан сакларга азапланган дәү әниләребезме, әллә без инде күптән иреккә очып киткән һәм егылудан куркып яшәүче «ятимнәрме»?

Уйламыйм, уйланмыйм дисәң дә уйлата, уйландыра шул... Әсәр үзе дә, куелышы да, актерларның уены да.

«Иске өйдә җил йөри» – исеменә үк бик тирән мәгънә салынган. Бу дөньяда бит барыбыз да нәсел-тамырлары белән авылга, әби-бабайларга береккәнбез. Бүгенге «текә» әфәнде-ханымнарның да бала чагы авылда әбидә сөт белән ипи ашап үтте бит. Һәм, бер көн килеп, шунда әвәрә килгән балалар нигез сата, акча бүлә. Туганлык җебе өзелеп китәр дәрәҗәдә тартыла. Ә иске өйдә җил йөри генә түгел, җил уйный. Иске өйнең тузаннарын туздыра да, өрдереп-очыртып сафландырып калдыра. Ярыкларыннан кояш нурлары үтеп керә дә, иске өй нурланып, яктырып, җылынып китә. Ә шәһәр тормышы, шәһәр кешеләре – риэлторлары, гопниклары белән бергә – табигыйлектән үзләре теләп ераклашкан затлар, үзләре теләп битлек кигәннәр. Шуңадыр да уйландырды әлеге спектакль.

Дәү әниләр җаны – өй иясе

 

Спектакль башланганда ук тамашачы мистик дөньяга чума. Татарстанның халык артисты Р. Салихова гәүдәләндергән Дәү әни образының ак киемнән аз гына күренеп китүе һәм аның кулындагы сабыйның күккә ашуы – нәселнең башлангычы һәм тамырлардан аерылуның тирән метафорасы. Бу күренеш спектакльнең төп кодын билгели: без барыбыз да — оясыннан егылып төшкән кош балалары, ә балачак нигезе безне җирдә тотып торучы бердәнбер үзәк.

Р.Салихова кырыслык һәм чиксез мәхәббәтнең берләшмәсен оныкларын дөньяга әзерләү ысулы буларак бирә. Үлгәннән соң да үз нигезен ташлап китә алмавы, бүрәнәләргә шакуы – ул «өй иясе» кебек, нигезнең сакчысы булып калуы. Р. Салихованы тамашачы сагынып, яратып алкышлар белән каршы алды. Гомумән, өлкән буын артистларын сәхнәдә күрү тамшачы өчен әйтеп бетергесез шатлык булды.

Алия – «мәңгелек ана»

 

Әлбәттә, актер үзен онытып, герое булып яши алмаса, алда санап киткән факторлар гына тулы канлы спектакль ясый алмый. Спектакльнең үзәгендә – Алия (ТР атказ. арт. М. Гайнуллина). Ул бик көчле. Бу сыйфатларны артистка көчәнмичә, бик табигый итеп күрсәтә алды, Алия булып яшәде. Дәү әни стена шакып, өйгә керә алмый йөргән сәхнәдә, аның бәргәләнүләре әрнеп, җан ачысы белән кычкыру булып чыкты. Әлеге күренеш күпләрне тетрәнергә мәҗбүр итте. Кешеләр, безнең дәү әниләр, дәү әтиләр, гомумән, мәрхүм булган якыннарыбыз шулай тилмерешеп йөрмиләр микән?! Алия-Мәдинәнең җан авазын ишеттегезме? Ул – ата-анасын алыштырган кеше, шуңа күрә аның җанында «мин барысын да саклап калырга тиеш» дигән курку яши.

М.Гайнуллинаның Алия-се – гаиләне саклап калучы «мәңгелек ана». Аның бала-сызлыгы – шәхси ялгышлыгы түгел, ә үз-үзен туганнары өчен фида кылуының нәтиҗәсе. Алиянең хәзер дә эт-песи ба-лаларын, егылып төшкән кошларны җыюы – аның дөньядагы ятимлекне дәваларга тырышуы.

Актер уенындагы психо-логик тирәнлек төш күрү сәхнәсендә аеруча ачыла: әбисенең өйгә керә алмыйча стена шакуын ишетеп, Алиянең ачыргаланып: «Кер, Дәү әни, кер!» дип кычкыруы үткәннәр алдындагы курку, үкенеч һәм гомер буена җыелган җан авазы. Бу актерның тет-рәндергеч пластикасы һәм тавыш интонацияләре аша тамашачының йөрәгенә үтеп керә.

Раил һәм Наташа:
Качу һәм Куып җитү

 

Бик «текә» була белә инде Раил (ТР атказ. арт. Д. Хөснетдинов). Апалары янына Дәү әни йортына кайтып керү мизгелләре генә ни тора! Сагыз чәйнәп, әллә кем булып күренергә исәбе. Бик чын, бик табигый, ышандырырлык.

Д. Хөснетдинов гәүдәләндер-гән Раил образы бүгенге көннең фаҗигасе, бүгенге көн ир-атларының трагедиясе. Авылдагы авыр хезмәт аны биздергән, ләкин күңеле белән ул барыбер шул туфракка бәйле. Бу заманча конфликт: матди-ихтыяҗ (бурычларны ябу) һәм рухи кыйммәтләр арасындагы көрәш. Ул үзен мөстәкыйль, аңа нигез кирәкми, аңа акча һәм шәһәр кирәк дип инандырырга тырыша.

Аяк астындагы велосипед кыңгыравы аны балачакка кайтара. «Җибәрмә мине, Дәү әни!» – дип кычкыруы геройның бүгенге тормышта таянычка мохтаҗ икәнен ачык күрсәтте. Сәхнәдә без Раилне түгел, ә шул кечкенә, калтыранган малайны күрдек. Актер аның тышкы «текә»лек битлеге артында качып яткан ятим бала халәтен оста ача. Әлеге фраза – спектакльнең психологик нигезе.

Биредә Раилнең хатыны Наташа (арт. Л. Заһидуллина) образы да мөһим роль уйный. Ул чит кеше, ләкин Раилнең яшерен дөньясын ачучы көч. Улына «уртак» исем куша – бу аның канындагы «милләт коды» исән икәнлеген раслый.

«Сине әтиең өйрәтмәдеме?» дигән сорауга Раилнең: «Юк», – дип җавап бирүе аның җанындагы иң тирән яраны ача. Аның өчен Дәү әни – гомерлек терәк. Велосипедта йөрергә өйрәтү сәхнәсе – бу тормышка өйрәтү. Дәү әни аны физик яктан гына түгел, рухи яктан да «этеп җибәрә», аңа нык булырга өйрәтә. Бу – шәхес булып үсү өчен кирәкле адым. «Мин – гонщик!» дип китеп баруы аның кыенлыклар аша булса да үз юлын табуын, характер формалашуын күрсәтә.

 

Мәликә — глобализация символы

 

Яшь артистка Диләрә Ямаева башкаруындагы Мәликә — яшьлек һәм ирек символы. Аның мөстәкыйль булырга омтылуы табигый процесс. Аның хыялый мәхәббәте — төрек егете Мостафа (арт. Р. Йосыпов) белән очрашулары сәхнәдә лирик төстә бирелә. Алар яшьлекнең сафлыгын һәм иреккә омтылышны гәүдәләндерәләр. Мос-тафа — Мәликәнең иреккә, якты киләчәккә булган омты-лышының гәүдәләнеше.

Төркия, интернет, Мостафа — болар барысы да аның бу йортка бәйле булмавын күрсәтә. Аның актер булу хыялы — ул үзен кыерсыткан дөньядан качу, үзен яңадан тудыру юлы.

 

Салкын акыл трагедиясе

 

Илнур образы (ТР атк. арт. И. Хәертдинов) – спектакльдә иң үзенчәлекле герой. Актер, һәрвакыттагыча, кабатланмас образ тудыра алды. Моны тамашачыларның алкышлары да дәлилләде. Илнур — хәзерге заманның рациональ кешесе. Актер аның образын минимализм алымы белән тудыра: төгәл хәрәкәтләр, салкын караш, логикага нигезләнгән сүзләр. Аның белеме күп, үз-үзен тотышы үрнәк булырлык, ләкин анда иң мөһиме — эмпатия (башканы аңлау хисе) җитми. Ул «цифрлы дөнья» кешесе, ә Алия исә «туфрак һәм тамыр» кешесе. Фирдәвес апаның «Сиңа әни кирәк булгач Алиягә өйләнгәнсең» дигән сүзләре Илнурның психологик диагнозы кебек яңгырый.

 

Алты Фирдәвес апа — авыл җаны

 

Фирдәвес апа образын берьюлы алты актрисаның башкаруы – режиссерның табышы. Бу ансамбльдә Татарстанның халык артисты Р. Фәйзуллина, атказанган артистлар Д. Әбүнә-гыймова, Ф. Бикморатова, А. Харисова, Р. Сибгатуллина һәм артистка З. Газизова катнаша. Аларның синхрон уены авылның күмәк энергиясен, аның зирәклеген һәм юморын сәхнәгә алып чыга. Бу алты артистка бергәләп авылның һәрчак тере, һәрчак күзәтүче рухы кебек кабул ителә. Алар-ның синхрон уены сәхнәдә аерым бер энергия тудыра.

Спектакльнең атмосферасын тулыландыручы тагын бер мөһим образ – Мирзаһит абый (арт. Ф. Сибгатуллин). Авыл картының гармунда уйнап утыруы, авылга моң таратуы  бу үлеп баручы авылның соңгы җырлары кебек кабул ителә. Ул нәсел тамырларының һәм милли рухның тере чагылышы.

 

Балачак детальләре: пәкеле уены һәм кош баласы

Бала чактагы пәкеле уены-җир бүлешү –бүгенге көндәге йорт бүлү конфликтының «репетициясе» кебек. Раилнең «Апа, син минем җирне алып бетерәсең» дигән сүзләре хәзерге вәзгыятьтә яңа мәгънә ала. Ул чакта бу уен булса, бүген – тормыш. Әлеге деталь Раилнең күңелендәге «мине кысрык-лыйлар» дигән куркуның балачактан ук килүен күрсәтә. Актерлар уен аша туганнар арасындагы конкуренцияне һәм шул ук вакытта бер-берсенә булган ныклы бәйләнешне оста җиткерделәр.

Оясыннан егылып төшкән кош баласы – ятимлек символы, аны коткару – Алия белән Раилнең үз язмышларына ишарә кебек. Алар үзләре дә – ата-анасыз калып, «оядан егылып төшкән» балалар. Алиянең кош баласына сөт эчерүе аның кечкенәдән үк ана ролен үз өстенә алуын, туганнарын сакларга тырышуын күрсәтә.

Раилнең Алиядән сөт соравы, ипинең зуррагын теләве – аның эмоциональ ачлыгы. Ул ипигә генә түгел, апасының игътибарына, мәхәббәтенә мохтаҗ. Бу деталь Раилнең «текә» булырга тырышуы артында качып яткан шул кечкенә, туймаган балачак сагышын ача. Д. Хөснетдинов Раилнең бу ихтыяҗын тама-шачыга бик нечкә итеп җиткерә, бу аның образын тирәнәйтә.

Үткән заманның әлеге истә-лекләре бүгенге салкынлык белән контраст тудыра. Та-машачы күреп тора: алар бер-берсен ярата, бергә кош баласын коткарган кебек, бер-берсен саклап үскәннәр. Мондый детальләр залда утыручыларны елата, чөнки һәркем үзенең туганы белән ипи бүлешкән, уеннар уйнаган чакларын искә төшерә.

Спектакльдә чагылып кына киткән әти (арт. Н. Газиев), әни, риэлтор (арт. Р. Хәертдинова), яшь Фирдәвес (А. Мухамбетова), Роман
(А. Нәбиуллин), Таза ир (А. Шаһимәрданов), гопниклар – һәркайсы эчтәлекне ачу өчен ачкыч булып тора.

Ни өчен тамашачы елый?

Залда утыручыларның яшьләре андагы геройларны кызганудан түгел. Бу катарсис, ягъни рухи пакьләнү. Тамашачы Алиянең җан авазында үзенең соңга калган рәхмәтләрен, Раилнең велосипедында үзенең югалган балачагын, Илнурның салкынлыгында  бүгенге дөньяның битарафлыгын таный.

Йортны сүтеп була, ләкин аның ярыкларыннан төшкән кояшны, балачактагы ипинең җылысын һәм туганлык җепләрен сату – үзеңне үтерүгә тиң. «Иске өйдә җил йөри» — ул безнең җаныбыздагы җилләрне тынычландырырга, тамырларыбызга кайтырга чакыручы зур сәнгать әсәре.

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Фото: Татьяна Афонина


Комментарии

Главное