16+

Татар халкының яраткан шагыйре Клара Булатованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан Колшәрип авылы китапханәсендә искә алу кичәсе булып узды

Матур чараны китапханәнең алыштыргысыз хезмәткәре Әлфия Әмир кызы Габдрахманова оештырды.

Татар халкының яраткан шагыйре Клара Булатованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан Колшәрип авылы китапханәсендә искә алу кичәсе булып узды

Матур чараны китапханәнең алыштыргысыз хезмәткәре Әлфия Әмир кызы Габдрахманова оештырды.

Үткәнгәме шунда гомеремнең
Иң матур,иң якты чаклары.
Түрендә, түрендә күңелемнең
Гел шушы Колшәрип яклары.
                 (Клара Булатова)
Бу авылда Клара апаның яшьлек эзләре калган. Ул 1962-1965 нче елларда Колшәрип авылы мәктәбендә укыта, авыл халкы күңелендә шагыйрә зур урын алып тора. Клара апага хөрмәт йөзеннән, әле үзе исән чагында ук, авыл халкы бертавыштан авылдагы иң тәмле сулы чишмәгә Клара Булатова исемен бирә, яңа төзелгән урам да аның исемен йөртә башлый. Клара апа да Колшәрип авылын, аның халкын данлап, матур шигырьләр иҗат итә, аларның күбесе җырга салына, авылның гимнына әверелә.
Искә алу кичәсенә Нәдер авылыннан Клара апаның тормыш иптәше Нәфис абый Рафигуллин, гаилә һәм иҗатташ дуслары Р.Закирҗанова, Т. Газизов та бар иде. Колшә-рипнең дә мәртәбәле, талантлы кешеләре белән кичә тагын да ямьләнеп китте. 
Нәфис абый Колшәрип авылы белән бәйле матур истәлекләре белән уртаклашты. Р. Закирҗанова барыбызны да сокландырып, Клара Булатовага багышлап язган шигырьләрен укыды. Т. Газизов та истәлекләре белән бүлеште.
Колшәриплеләр дә җавапсыз калмады. Шагыйрә Зөлфия Муллаянованың да истәлекләре күп иде, ул да шагыйрәгә багышлап язган шигырьләре белән таныштырды. Р. Садриева Клара апаның шигырен укыды. Колшәрип мәктәбе дә Клара Булатованы онытмый: укытучы Фидания Гәрәева очрашуга 5нче сыйныф укучылары белән килгән иде. Раяз, Зәлинә, Данис шагыйрәнең балалар өчен язган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Чара матур җырлар белән үрелеп барды. Кичәне алып баручы, оештыручы Әлфия Габдрахманова үзе талант иясе. Авылның бер генә чарасы да аңардан башка узмый. Аның башкаруында К. Булатова сузләренә язылган «Колшәрип» җыры барыбызның да күңелләрен күтәрде. Авыл-ның җыр-моңга сәләтле кешеләренең чыгышлары да ямь өстәде. Әле баян, әле тальян гармунын тартып Ә. Мөхәммәдиев безне яшьлек елларына алып кайтып килде, халык күңелендәге мәңге онытылмас җырларны сузды. Баянга кушылып җырлаучы Альфира Габбасова, Сәрия Мөгыйновалар да китапханәне моңга күмде. 
Искә алу тәмле ризыклар белән тулы табын артында дәвам итте. Килгән һәрбер кеше бу кичәдән яхшы кәеф, матур тәэсирләр алып китте.
 
Шушы искиткеч матур кичәне оештырган өчен Әлфия Габдрахмановага зур рәхмәт. Үз эшенең остасы, күпкырлы талант иясе ул, безнең Әлфия!


Минзәлә Сафина


Комментарии

Главное