16+

Әлмәттә эшләүче яшьләрнең «Наше время-Безнең заман» фестиваленең гала концерты узды

Әлеге фестиваль ел саен үткәрелә. Быел гала концерт Әлмәттә узды.

Әлмәттә эшләүче яшьләрнең «Наше время-Безнең заман» фестиваленең гала концерты узды

Әлеге фестиваль ел саен үткәрелә. Быел гала концерт Әлмәттә узды.

«Нефтьче» мәдәният сараенда эшләүче яшьләрнең «Наше время-Безнең заман» XIII  ачык республика телевизион иҗат фестиваленең якты гала – концерты булды. 

2013 елдан республикада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган Фестиваль эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән мөһим проектка әверелде.

2025 елда фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.

Яшьләр министры Азат Кадыйров фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, республикада кеше капиталы һәм корпоратив мәдәният үсеше өчен аның әһәмиятен ассызыклады. 

Быел фестиваль инде 13 нче тапкыр уздырыла. Фестивальдә Татарстанның 12 районы һәм шәһәреннән: Зәй, Чистай, Чирмешән, Алексеевск, Нурлат, Актаныш, Яңа Чишмә, Лениногорск, Аксубай, Сарман, Баулы һәм Әлмәт районнарыннан 45 предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.

Зона этабында җиңүчеләр фестивальнең финалына чакырылачак, анда республиканың эшләүче яшьләренең иң яхшы вәкилләре җыелачак.

Фестивальнең төп максаты - «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры китереп,  яшьләргә камилләшү өчен шартлар тудыру.


Комментарии

Главное