16+

«Каракүз фильм» тамашачылар симпатиясенең II кинофестивале тәмамланды

«Каракүз фильм» тамашачылар симпатиясенең II кинофестивален ябу тантанасы булды.

«Каракүз фильм» тамашачылар симпатиясенең II кинофестивале тәмамланды

«Каракүз фильм» тамашачылар симпатиясенең II кинофестивален ябу тантанасы булды.

"Каракүз фильм" тамашачылар симпатиясенең II кинофестивале тәмамланды


3 августта "Әлмәт" иҗтимагый үзәгенең киноконцертлар залында "Каракүз фильм" тамашачылар симпатиясенең II кинофестивален ябу тантанасы булды.

Кинофестиваль 2025 елның 28 июленнән 3 августына кадәр Әлмәттә узды һәм масштаблы «Каракүз» этно-модерн проектының бер өлеше булды. Кинофестиваль уздыру вакытында Әлмәттә Россия, Казахстан, БДБ илләреннән киноиндустрия вәкилләре җыелды. Фестиваль программасына барлыгы 40 тан артык фильм керде – бу Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Грузия, Беларусь режиссерларының премьера һәм бүләкләнгән эшләре, шулай ук Россия төбәкләреннән: Татарстан, Башкортстан, Якутия, Марий Эл, Карачай-Чиркәс һәм башка фильмнар.

Кино күрсәтүләр иҗат итүчеләр белән очрашулар, мастер-класслар, интерактив вакыйгалар һәм иҗади лекцияләр белән үрелеп барды.

Төп бүләкләр җиде фестиваль көне дәвамында узган тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бирелде.

«Каракүз фильм» фестиваленең гран-приен һәм тамашачылар симпатиясенең югары призын "Лето. Город. Любовь" эше алды. Режиссерлары: Айрат Абүшахманов, Айнур Әскәров, Руслан Римович, Айсыуак Юмагулов, Виталий Дудка, Руслан Юлтаев, Айдар Акманов.


Комментарии

Главное