16+

Россия Кече шәһәр театрлары фестиваленең төп дипломы - Әлмәттә

«Зур формадагы иң яхшы спектакль» дипломын Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле алды.

Россия Кече шәһәр театрлары фестиваленең төп дипломы - Әлмәттә

«Зур формадагы иң яхшы спектакль» дипломын Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле алды.

 

2-9 июньдә Уфада Россия кече шәһәр театрларының XXI фестивале узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән: Татарстан Республикасы, Башкортстан, Удмуртия һәм Ханты-Манси автономияле округы - Юградан; Пермь, Красноярск крайларыннан; Псков, Кемерово, Свердловск һәм Иркутск өлкәләреннән театрлар катнашты. Экспертлар советы карары белән конкурс программасына Новоуральск, Прокопьевск, Стәрлетамак, Губаха, Великие Луки, Серов, Березники, Братск, Нижневартовск, Кудымкар, Глазово, Әлмәт, Новокузнецк, Канск, Нягань театрларының спектакльләре сайлап алынды.

Жюри «Зур формалы иң яхшы спектакль» һәм «Кечкенә формалы иң яхшы спектакль», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинацияләрендә җиңүчеләрне, «Өмет» призы ияссен билгеләде. Зур һәм кечкенә формаларда лауреатлар үз эшләрен Мәскәүдә, Милләтләр театры сәхнәсендә тәкъдим итәчәкләр.

«Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле өчен материал - Гаяз Исхакыйның шул ук исемдәге повесте гына түгел, ә нигезендә реаль кешеләр белән интервьюлар яткан документаль тарихлар да. Режиссер Айдар Җаббаров һәм театр артистлары катнаш никахлар темасын күтәрәләр; милли менталитет һәм дини карашлар кысаларында фикер алышалар. Классик кебек үк, мәхәббәт һәм гаиләгә төрле карашларны күрсәтәләр, аларны гомумкешелек, христианлык һәм ислам позицияләреннән чыгып аңлаталар. Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» - «Кече шәһәрләр театрлары» федераль проекты кысаларында куелды.

 

 


Комментарии

Главное