16+

5 августта Әлмәттә урам спорты һәм иҗат буенча ярышлар узачак

Катнашучыларны ярышлар, мастер-класслар һәм бию батллары көтә.

Катнашучыларны ярышлар, мастер-класслар һәм бию батллары көтә.

28 июльдә "Беренчеләр хәрәкәте"  "УРАМ" экстрим-паркы командасы белән берлектә Татарстан парклары буенча турне башлый. Түбәндәге чаралар оештырылачак: ярышлар, мастер-класслар һәм бию батллары. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

УРАМ тур маршруты 5 август Әлмәтнең "Индустриаль сквер"ында узачак.
 
Җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр алачак һәм 30 августта Татарстан башкаласында узачак "УРАМ" республика урам культуралары фестивале финалына эләгәчәк.


Комментарии

Главное