16+

Әлмәттә Җиңү көненең ничек узуы билгеле булды

Бәйрәмгә шәһәрне бизәү 2 майдан башланачак.

Әлмәттә Җиңү көненең ничек узуы билгеле булды

Бәйрәмгә шәһәрне бизәү 2 майдан башланачак.

Быел Әлмәттә Җиңү көнен бәйрәмт итү традицион форматта узачак. 

Шәһәрне 2-нче майда ук бизи башлаячаклар. 5 майдан 9 майга кадәр фронт бригадасы ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен  котлаячак.

9 майда 9 мәйданчык эшләячәк. «Каракүз» скверы янында драма театры коллективларыннан концерт программасы узачак, «Волга-Волга»төркеме чыгыш ясаячак. Баш почтамт янында мәдәният учреждениеләренең концерт һәм мастер-класслары оештырыла.

Ленин урамы буенча 29-23 иҗат лабораторияләре эшләячәк. Яшьләр үзәге территориясендә хәрби техника күргәзмәсе һәм кыр кухнясы эшләр дип көтелә.

Үлемсез полк традицион һәм онлайн-форматта узачак. Драма театры каршындагы трибуналарда  336 урын булачак.

Исегезгә төшерәбез, ике ел Әлмәттә парад уздырмадылар, быел ул булачак.


Комментарии

Главное