16+

Әлмәт студентлары хатын-кызларга музыкаль кичә бүләк иттеләр

«Арт-гостиная» проекты барлык гүзәлләрне берләштерде.

Әлмәт студентлары хатын-кызларга музыкаль кичә бүләк иттеләр

«Арт-гостиная» проекты барлык гүзәлләрне берләштерде.

Хатын-кызларга чәчәкләр генә түгел, ә музыканы Бөтендөнья хатын-кызлар көнендә дә бүләк итәргә мөмкин. Моны «Арт-гостиная»мпроекты да раслый. Музыка көллияте студентлары фортепиано, гитара һәм аккордеон тавышлары астында үзләренең концертларын оештырдылар.

12 ел инде картиналар галереясында музыка яңгырый. «Арт-гостиная» проекты барлык гүзәлләрне берләштерде.


"Безнең игелек һәм музыка энергиясе бөтен кыенлыкларны җиңеп чыксын һәм тынычлык барлыкка килсен", – дип теләде Әлмәт музыка көллияте укытучысы Наталья Попова.

Дистәдән артык композиция яңгырады. Картиналар галереясендә беренче курс студентлары һәм профессиональ артистларда чыгыш ясады. 

 

 Чыганак


Комментарии

Главное