16+

Әлмәттә язучылар белән очрашу узды

Язучылар очрашуга килгән һәр кешегә үз китапларын бүләк иттеләр.

Әлмәттә язучылар белән очрашу узды

Язучылар очрашуга килгән һәр кешегә үз китапларын бүләк иттеләр.

3 гыйнвар көнне балалар язучылары, Р. Төхвәтуллин премиясе ияләре, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар  шәһәрнең С. Сөләйманова исемендәге китапханәдә дөньякүләм әдәби марафонда катнашучылар белән очрашып,​ үз иҗатлары белән якыннанрак​ таныштырдылар.
⠀
Әдәби марафончылар​ Лилия белән Резеда Фәрхетдиноваларның иҗатларын бик җылы кабул иттеләр. Язучылар гаилә белән бергәләп китап укуның туган телебезне саклауда әйтеп бетергесез әһәмияткә ия булуын ассызыклап уздылар.
⠀
Ахырдан, гадәттәгечә, язучылар очрашуга килгән һәр кешегә үз китапларын бүләк иттеләр. Очрашу бик җылы узды.


Комментарии

Главное