16+

Әлмәттә арт-объектлар буенча быел соңгы экскурсия узды

2022 елда "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы дәвам итәчәк.

Әлмәттә арт-объектлар буенча быел соңгы экскурсия узды

2022 елда "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы дәвам итәчәк.

Әлмәттә арт-объектлар буенча сезонда соңгы экскурсия узды. Мондый йөрүләрнең махсус озатучылары бар – аларны әкиятләр буенча гидлар дип атыйлар. Алар үзләре маршрутны бер арт-объекттан икенчесенә кадәр уйлыйлар, аның тарихын сөйлиләр. 

Ксения Бондаренко Әлмәттә беренче тапкыр. Санкт-Петербургтан дуслары янына килгән. Алар, шәһәр белән якынрак танышу өчен, аны арт-объектлар буенча шимбә экскурсиясенә алып барырга булганнар.

«Мондый арт-объектлар аркасында шәһәргә  мәхәббәт уяна һәм монда кайтасы килә», - дип ассызыклады экскурсиядә катнашучы Ксения Бондаренко.

Шәһәрдә яңа скульптуралар һәм мураллар пәйда булачак.

 

 

Чыганак


Комментарии

Главное