16+

Татарстанлыларны Әлмәт паблик-арты белән таныштырачаклар

Казанда "Сәнгать ишегалларында. Әлмәт буенча йөрүләр" китабын тәкъдим итәчәкләр.

Казанда "Сәнгать ишегалларында. Әлмәт буенча йөрүләр" китабын тәкъдим итәчәкләр.

Татарстанлыларны һәм республика кунакларын  "Сәнгать ишегалларында. Әлмәт буенча йөрүләр" китабының презентациясенә чакыралар. Чарада авторлар белән танышырга һәм автограф-сессиядә катнашырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Тәкъдир итү 27 ноябрьдә Татарстан республикасы Милли китапханәсендә узачак. Чара 12.00 сәгатьтә башлана. Бу- «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының бәйсез «Юлбасма» нәшрияты белән уртак проекты.

Китап татар һәм рус телләрендә нәшер ителде. Басмада рәссамнарның Әлмәтне паблик-арт башкаласына әйләндерүләре язылган. Китап презентациясендә спикерлар сорауларга җавап бирәчәкләр, Әлмәтнең паблик-арты белән таныштырачаклар һәм китапның кем өчен һәм ничек барлыкка килүе турында сөйләячәкләр.

 

Адрес: Казан шәһәре, Пушкин ур., 86. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.  Шулай ук QR-код таләп ителә.

"Алтын алма турында әкиятләр" паблик-арт программасы Әлмәттә 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла башлады, ярдәмне "Татнефть" компаниясе күрсәтә.


Комментарии

Главное