16+

Әлмәттә гаиләләр өчен квест уздырылды

"Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә" гаилә квесты 4 июль көнне шәһәр паркында күңел ачу программасы кысаларында узды.

Әлмәттә гаиләләр өчен квест уздырылды

"Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә" гаилә квесты 4 июль көнне шәһәр паркында күңел ачу программасы кысаларында узды.

Конкурста әлмәтлеләр дә, Бөгелмә һәм Казан шәһәреннән килгән кунаклар да катнашты. Квестны узарга барлыгы 5 команда чакырылды.

Беренче урынны Әлмәтнең «Ракета» яшүсмерләр клубын тәкъдим иткән команда яулады: Айгөл, Диана һәм Лиана Сәйфуллиннар.

«Безне педагоглар чакырды. Бик күңелле булды, бүләкләр дә иң яхшылары! Миңа ошады!» - ди Диана, команданың иң яшь катнашучысы.

Республика башкаласыннан килгән кунаклар дүртенче урынны алды.

Чара бөтен катнашучыларга да ошаган.


Комментарии

Главное