16+

Онлайн мәхәббәт: әлмәтлеләр татарча сериал төшерә

Әлмәтлеләр аны алып баручы буларак белә иде - күптән түгел Айдар Габидуллин Инстаграм киңлегендә "Авылда мәхәббәт" сериалы йолдызы булып та танылды.

Әлмәтлеләр аны алып баручы буларак белә иде - күптән түгел Айдар Габидуллин Инстаграм киңлегендә "Авылда мәхәббәт" сериалы йолдызы булып та танылды.

Төп рольләрдә - Айдар һәм аның тормыш иптәше Айназ. 

Шунысы мөһим, әлеге сериал татар телендә төшерелә. 

Аның 3 сериясе тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Инстаграмда Айдар үзе хәбәр иткәнчә, тиздән аның 4 нче сериясе дөнья күрәчәк. 

Яшьләрнең мәхәббәтен чагылдыручы юмористик бу сериал үз тамашачыларын тапты.

"Халык сезнең мәхәббәт тарихы сериалын көтеп ала. Ә чынлыкта хатыныгыз белән мәхәббәт ничек башланды?", "Башка сериаллар карыйсы да килми, сезнекен көтеп алам" дип яза халык. Ә сез карыйсызмы?

 

 


Комментарии

Главное