16+

Софи Лорен яраткан баклажаннар рецепты

Пармиджано баклажаннары Италия актрисасы Софи Лоренның иң яраткан гарниры, диләр.

Софи Лорен яраткан баклажаннар рецепты

Пармиджано баклажаннары Италия актрисасы Софи Лоренның иң яраткан гарниры, диләр.

Ингредиентлар: 

  • 3 уртача баклажан
  • Зәйтүн мае 200−300 гр.
  • моцарелла 2 данә
  • базилик
  • Тоз һәм борыч
  • 5−6 помидор
  • 50−70 гр. пармезан
  • 4−6 тырнак сарымсак

Эш барышы:

  1. Баклажаннарны юып, баш башларын кисеп, 1 см калынлыкта боҗралап кисергә.
  2. Тоз сибеп 30 минутка калдырырыга (бу әчелеген алыр өчен эшләнә), соңыннан сөртеп алырга. 
  3. Помидорларны дүрткә кисеп майлы табага салып берничә минут тотып алырга.
  4. Шуңа базилик, сарымсак салып блендер белән вакларга. Тәменчә тоз һәм борыч салырга.
  5. Әлеге массаны кайнатып чыгаргач, пармезан салып болгатырга.
  6. Баклажаннарны кыздырып алгач кәгазь салфеткаларга тезеп маен саркытырга.
  7. Моцарелланы боҗралап кисәргә. 
  8. Табага башта баклажаннарны, аннан соң моцарелланы һәм соусны салырга. Өстенә пармезан сибеп 200 градуска кадәр пичтә тотарга.

Ашыгыз тәмле булсын!

 


Комментарии

Главное