16+

Нарат күркәсеннән кайнатма

Бу гади кайнатма түгел, ул полиартрит, бронхит, ангина, астма, грипптан һәм башка күп чирләрдән дәва булып тора.

Бу гади кайнатма түгел, ул полиартрит, бронхит, ангина, астма, грипптан һәм башка күп чирләрдән дәва булып тора.

Күркәләрне иртә җәйдә, ачылганчы җыярга кирәк. 1 килограмм күркәгә алдан ширбәт ясыйбыз. 2 стакан суга 1,5 килограмм шикәр комы салып, куерганчы, үтә-күренмәлегә әйләнгәнче, сүрән утта кайнатабыз. Юып, суын саркыган күркәләргә ширбәтне салып, өстен каплап, 4 сәгать тотабыз. Аннан соң кабат утка куеп кайнатып чыгарабыз да сүндерәбез. Шул рәвешле 3 тапкыр кабатлыйбыз. Соңгысында 45 минут кайнатабыз, бераз суынгач, банкаларга тутырып куябыз.

Кайнатма бик файдалы булса да, бөерләре авырткан кешеләргә, авырлы, имезүче хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә саклык белән генә кулланырга киңәш ителә. Сәламәт кешегә дә көнгә 2-3 аш кашыгыннан да артык кулланырга ярамый.


Комментарии

Главное