16+

Гырлаудан ничек котылырга?

Күпләрне төнлә гырлау борчый. Моннан котылу өчен ни эшләп була?

Күпләрне төнлә гырлау борчый. Моннан котылу өчен ни эшләп була?

Сезне, яки сезнең якыннарыгызны төнлә гырлау интектерсә, шушы киңәшләрне үтәгез:

  • Йокларга ятар алдыннан йоткылыкны диңгез тозы эремәсе белән чайкагыз яисә борыныгызга кан тамырларын тарайтучы дару тамызыгыз.
  • Йокларга ятарга 4 сәгать кала исерткеч эчемлекләр дә, йокы даруы, яруга каршы дарулар да эчмәгез.
  • 2 атна дәвамында махсус күнегүләр ясагыз:
  1. муен мускулларында киеренкелек булдырып, "и" хәрефен әйтегез;
  2. тел төбендә киеренкелек тоеп, мөмкин кадәр телне чыгарыгыз;
  3. киресенчә, телне мөмкин кадәр арткарак этәргә тырышыгыз;

Һәр күнегүне 30ар тапкыр ясагыз.

Сәламәт булыгыз!


Комментарии

Главное