16+

Эсседән ничек сакланырга

Быел июнь яңгырлы булса да, синоптиклар июль ае бик кызу булыр дип фаразлый

Эсседән ничек сакланырга

Быел июнь яңгырлы булса да, синоптиклар июль ае бик кызу булыр дип фаразлый

Җылыга, кояшка  сусаган әлмәтлеләр дә, ниһаять, рәхәтләнеп кояшта кызына, табигатькә чыгып, ял итә башларлар. Әмма чамадан тыш эсселек кеше организмына начар йогынты ясавын да истән чыгарырга ярамый.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ачык җирлектәге һәм  бина эчендәге эссе һаваның  кешеләрнең, беренче чиратта өлкәннәрнең һәм балаларның сәламәтлегенә тискәре йогын-ты ясарга мөмкинлеге турында искәртә. Бу хроник авыруларның кискенләшүенә китерә, ә кайбер очракларда сәламәтлекнең кискен рәвештә начарлануына сәбәп булырга мөмкин. Моны  булдырмас өчен, кайбер гади, әмма нәтиҗәле профилактик чараларны үтәү зарур.

1. Кояш астында озак йөрмәгез. Урамга чыкканда якты төстәге табигый ту-кымалардан тегелгән җиңел кием кияргә киңәш ителә. Урамда баш киеменнән (җәйге эшләпә, панама, яулык һ.б.), кояштан саклаучы күзлектән, зонтиклардан файдаланырга кирәк.

4. Эссе һавада энергиягә ихтыяҗ кими, шуңа күрә җәй көне организмга калориясез азык кирәк. Кызу чорда майлы ризыктан баш тартырга, ә ит куллануны минимумга җиткерү сорала. Ысланган, кыздырылган, тиз бозыла торган азык-төлек продуктлары санын киметүне күздә тотарга кирәк.

5. Чәй, минераль су, морс, әче сөтле эчемлекләр, коры җиләк-җимеш компотлары,  витаминлы эчемлекләр кулланырга киңәш ителә. Шикәр микъдары югары булган газлы эчемлекләр һәм сыеклыклар, энергетика һәм алкоголь эчемлекләре кулланмаска кирәк. Тәүлегенә 1,5 литр сыеклык эчү яхшы була.

6. Эссе көннәрдә сәфәргә чыгуны киметү яхшырак, аны кояш артык кыздырмаган вакытка – иртәнге якка яки кичкә планлаштырырга кирәк.

7. Көннең иң кызу сәгатьләре – 12.00дән 16.00 сәгать аралыгында – кояш астында эшләргә тырышмаска киңәш ителә.

8. Душ астында ешрак юы-нырга кирәк. Стресслардан да сакланыйк.  Кызу көннәрдә юк-барга кызып китү кан басымы күтәрелүгә китерә, йөрәк тибешен арттыра.

Эсседә үзегезне начар хис итсәгез, башыгыз әйләнсә, хәлсезләнсәгез, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчегез, тән температурасын үлчәгез, су эчегез. Хәлегез җиңеләймәсә, тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез.

 

Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибар күрсәтик, авыруларга, өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышыйк. Сау-сәламәт булыйк.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Фото: нейрочелтәр

 


Комментарии

Главное