16+

Бананны... кайнатып эчеп карагыз

Күпләргә ярдәм иткән, организмны тиз арада тергезеп, аякка бастыра торган рецептны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бананны... кайнатып эчеп карагыз

Күпләргә ярдәм иткән, организмны тиз арада тергезеп, аякка бастыра торган рецептны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бананны кайнатып эчкә-негез булмагандыр. Ә менә бананны корица белән кушып кайнаткан суның организм өчен файдасы бик зур. Аны йоклар алдыннан эчәргә кирәк. Алдан ук шуны билгеләп үтәбез: бу эчемлекнең тәме сәер, күпләргә ошамаска да мөмкин. Әмма ул - бик көчле табигый дару. Тиз генә организмны тергезеп, аякка басты-рачак.
Төп туклану компоненты булган банан калий, магний һәм фосфорга бай. Калий барлык мускуллар өчен дә файдалы, шул исәптән йөрәк мускуллары өчен дә. Фосфор организмда углеводларның эш-кәртелүен көйли. Ә корица Альцгеймер, Паркинсон авыруларын, таркау (рассеянный) склероз, төрле шеш һәм менингитны булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Тик бер үзенчәлеге бар – эчемлек өчен порошок түгел, ә табигый корицаны сайларга кирәк.
Бу гаҗәеп эчемлек хатын-кыз һәм ир-егет организмындагы гормоннар санын баланс-лый. Моннан тыш, корица кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен сизелерлек киметәчәк.
Әлеге эчемлек куллану-ның тәэсире өч көннән үк сизелә.

Кирәк булачак: 
1 литр су, түгәрәкләп киселгән 2 банан, 2 корица.
Әзерләү:
1. Корица белән суны кайна-тырга. Җылы суга банан салырга һәм суны янә кайна-тып чыгарырга.
2. Ул бераз суынгач, йок-ларга 1 сәгать кала эчәргә кирәк.
Эчемлек ашказаны эшчән-леген, йокыны тәртипкә китерә, хәтерне яхшырта, гемоглобинны күтәрә, нерв системасын бик яхшы тынычландыра. 
Эчемлек көз-кыш айларында организмның авыруларга каршы тору көчен дә бик нык арттыра.


Комментарии

Главное