16+

Миләштән джем рецепты

Джем өчен кирәкле ингредиентлар: 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон.

Миләштән джем рецепты

Джем өчен кирәкле ингредиентлар: 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон.

Әзерләү тәртибе.
Джем өчен миләш җиләкләрен, лимонны, әфлисунны иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка салабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да пешерергә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта тагын 45 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алырга кирәк.

Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм салкынча урында саклыйбыз.


Комментарии

Главное