16+

Өйдә тәмле ис килеп торсын өчен

...

Өйдә тәмле ис килеп торсын өчен

...

1  Келәм, паласларыгызны ешрак җилләтеп торыгыз. Алар исне үзләренә бик тиз сең-дерәләр. Бала булган өйдә бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк.

2  Чүп чиләген юып торыгыз. Пакетны  ташлагач, чиләк төбендә бозыла торган  калдыклар калмасын.

3  Зур булмаган кәстрүлгә лимон яки әфлисун кисәкләре, бөтнек яки лаванда салып, су кайнатыгыз. Өегез тәмле искә күмеләчәк.

4  Бүлмәләргә тәмле ис килеп тора торган шәмнәр, махсус бүлмә майлары куеп чыгарга мөмкин.

5  Бүлмә гөлләре үстерегез. Алар һаваны яхшы чистарталар.

 

 

Фото: https://ru.freepik.com


Комментарии

Главное