16+

Алоэ белән сак эш итегез

Кавыктан котылу, чәчне ныгыту өчен, баш тиресенә көн саен алоэ согы сөртергә кирәк.

Кавыктан котылу, чәчне ныгыту өчен, баш тиресенә көн саен алоэ согы сөртергә кирәк.

Дәвалану курсы - 2-3 ай. Шулай ук мондый битлек тә чәчкә файдалы булачак: тигез күләмдә бал, кастор мае, алоэ согы алып, яхшылап болгатып, юеш чәчкә сыларга, соңыннан шампунь белән юып
төшерергә.

Шуны онытмагыз: цистит, геморрой, бавыр һәм үт куыгы  авырулары булганда, йөклелек вакытында алоэ согы белән дәвалану тыела. Алоэ  препаратларын озак вакыт кулланганда, организмнан минераль матдәләр, бигрәк тә калий күп чыгарыла, бу исә су-тоз алмашын боза.

Алоэ согын куллануның тискәре йогынтылары бар

Алоэ, көчле биостимулятор булу сәбәпле, аның препаратлары онкологик авырулар, фиброз шешләре, полиплар вакытында билгеләнми.

 


Комментарии

Главное