16+

Яңа ел табынына салат рецепты

«Ричард» салаты бер кешене дә битараф калдырмас.

Яңа ел табынына  салат рецепты

«Ричард» салаты бер кешене дә битараф калдырмас.

Әлеге салат катламлап ясала.

Салат өчен кирәк:

пешкән ит - 200 гр.

консерваланган кукуруз 150 гр.

1 пешкән кишер

2 пешкән йомырка 

8-10 әчтерхан чикләвеге

бераз тоз, кара борыч

майонез

бизәр өчен гранат төшләре, кукуруз орлыклары, петрушка, помидор кулланырга мөмкин

Һәр катламга майонез  кирәк була. Формада  ясый башлыйбыз. 

 

1 катлам кырылган кишер

2 катлам вакланган чикләвек

3 катлам кукуруз

4 катлам йомырка

5 катлам ит

6 катлам бәрәңге, монда майонез кирәкми.

 

Ясап бетергәч, әкрен генә тарелкага әйләндереп салабыз, ягъни кырылган кишер катламы аста кала, ә бәрәңге иң өстә була. Бәрәңге өстенә сеткалап майонез сөртәбез дә, салатның өстен кукуруз, гранат, петрушка белән бизибез! Салат әзер! Тәмле булсын!

 

https://ru.freepik.com/

 


Комментарии

Главное