16+

Нарат күркәсе өлгерде

Алардан кайнатма әзерләп, авыз итеп карарга өлгерегез, хәзер нәкъ вакыты.

Нарат күркәсе өлгерде

Алардан кайнатма әзерләп, авыз итеп карарга өлгерегез, хәзер нәкъ вакыты.

Моның өчен наратның яшь күркәләрен җыярга кирәк. Аларны юып, төнгә суга салып калдыралар. Иртәнгә су тәмлеләнә - баллы-татлы була. Шул судан,1 литрга 0,8 кг шикәр исәбеннән, сироп кайнатырга.

Кайнап торган сиропка күркәләрне салып, көчле утта кайнатып чыгарырга, аннары бик акрын утта 2 сәгать дәвамында тотарга. Кичкә кадәр суынып торсын. Аннары кабат кайнатып чыгарырга да, банкаларга тутырып куярга. Тәмле булсын!


Комментарии

Главное