16+

Балыкны ничек тозларга?

Үзең тозлаган балык кибетнекеннән тәмлерәк. Эше дә бик ансат. Балыкны юып, суын саркытырга. Эчен алмыйча, башын кисмичә дә тозларга була.

Үзең тозлаган балык кибетнекеннән тәмлерәк. Эше дә бик ансат. Балыкны юып, суын саркытырга. Эчен алмыйча, башын кисмичә дә тозларга була.

Ингредиентлар:
1 литр су,
3 аш кашыгы эре тоз,
5 аш кашыгы шикәр комы,
3 әр данә кара борыч, лавр яфрагы,
5 данә гвоздика.

Эш барышы:
Суга барысын да салып, маринадны кайнатып чыгарып, суытырга. Салкын маринадны балыкка салып, 2-3 көн тотарга.
Маринадлы балык әзер!
Ашыгыз тәмле булсын!

 


Комментарии

Главное