16+

Әлмәттә утлы скульптура барлыкка киләчәк

19 октябрьдә 19:30 сәгатьтә яңа арт-объект - «В 2020 случилось то…» дип исемләнгән утлы скульптура барлыкка киләчәк.

19 октябрьдә 19:30 сәгатьтә яңа арт-объект - «В 2020 случилось то…» дип исемләнгән утлы скульптура барлыкка киләчәк.

Бу гаҗәеп тамашаны "Одноклассники"да онлайн, шулай урында күрергә мөмкин булачак.

Петербург рәссамнары-керамистлар Екатерина Алимова, Артем Максимов, Анна Духанова утлы скульптураны Әлмәттә «Безнең көн әкиятләре» җиңүчесе Алинә Сафинаның әкият мотивлары буенча төзиячәкләр.

Дүшәмбе көнне 19:30 сәгатьтә ялкыннан яңа арт-объект барлыкка киләчәк.

Куркынычсызлык чараларын үтәү өчен чара ябык булачак һәм аңа бары тик 10 кеше генә эләгә ала.
Чарага эләгү өчен барлык шартларны да үтәргә кирәк:
- конкурс постын Инстагармда сториска куеп, @almetpublicart сәхифәсен билгеләргә;
- чарага килү теләген комментарийга язарга;
- шунда ук дустыңны билгеләргә.

18 октябрьдә чарага барачак 10 кеше билгеле булачак.


Комментарии

Главное