16+

Җиңүчене билгеләр вакыт җитте!

Бүген без almet-rt.ru сайтында уздырылган “Әнием – якыным” фотобәйге җиңүчесен ачыкладык.

Җиңүчене билгеләр вакыт җитте!

Бүген без almet-rt.ru сайтында уздырылган “Әнием – якыным” фотобәйге җиңүчесен ачыкладык.

17 катнашучы арасыннан Ландыш Солтанова җиңүче дип табылды. Аның өчен 251 кеше тавыш биргән.

Алдан ук хәбәр иткәнчә, бәйге җиңүчесе эстрада артистлары - Зинира һәм Ризат Рамазановлар концертына ике кешелек чакыру билеты белән бүләкләнәчәк.

Концерт кына бераз кичектерелә. Бу республикада санитар-эпидемиологик режим кертелү белән бәйле. Әмма без билетларны җиңүченең кулына соңрак тапшырачакбыз.


Комментарии

Главное