16+

Әлмәттә телемедицина үзәге ачылды [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә «Цифрлы поликлиника «Ок, Доктор» телемедицина үзәге ачылды.

Бүген Әлмәттә «Цифрлы поликлиника «Ок, Доктор» телемедицина үзәге ачылды.

Ул Идел буе федераль округында телемедицина технологияләре кулланып медицина ярдәме күрсәтүче беренче цифрлы медицина учреждениесе булып санала. Тантанада Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты. Әлеге үзәк әлмәтлеләргә калабыздан читкә чыкмый гына Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургның квалификацияле табиблары консультациясен алырга мөмкинлек бирә. Тикшерү нәтиҗәләре онлайн-режимда күрсәтелә.


Комментарии

Главное