16+

Дәрәҗәле командалар очрашуы

Бүген Әлмәттә “Русская классика” га багышланган чаралар башланып китте.

Бүген Әлмәттә “Русская классика” га багышланган чаралар башланып китте.

Югары хоккей лигасы җитәкчеләре җыелма командасы   һәм Әлмәт муниципаль районы – «Татнефть» компаниясе  җыелма командасы арасында булган көндезге матчның төп өлеше 10:10 исәбе белән тәмамланды. Матчтан соңгы уеннар сериясендә исә  ЮХЛ командасы  җиңүгә ирешә.

- Шәп уен, яхшы көндәшләр. Безнең тренерыбыз да легендар шәхес. Вакытында кирәкле киңәшләрен бирде. Һава шартлары да безнең  яклы булды. Шундый чараны оештырганнары өчен зур рәхмәт, - дип үз фикерен белдерде  Әлмәт командасы уенчысы Вадим Батурин.

 


Комментарии

Главное