16+

Әлмәтле лифтта ике сәгатькә бикләнеп калган

Төзүчеләр проспектындагы 23 нче йортта даими рәвештә лифт белән проблемалар күзәтелә.

Әлмәтле лифтта ике сәгатькә бикләнеп калган

Төзүчеләр проспектындагы 23 нче йортта даими рәвештә лифт белән проблемалар күзәтелә.

Әлмәт районы башлыгы телеграм-каналы чатында Төзүчеләр проспектындагы 23 нче йортта яшәүчеләр лифт белән даими проблема турында хәбәр иттеләр. Шунда яшәүче хатын-кыз сүзләренчә, лифтта кеше бикләнеп калган һәм күршеләр ярдәмгә килгәнче ике сәгать шунда утырган. Белгечләрдән ярдәмгә беркем дә килмәде, дип раслый мөрәҗәгать авторы.

Хатын-кыз компетентлы органнарга лифтны алыштыру турында сораулар белән мөрәҗәгать иткән, аңа бу 2026 елга кадәр булмаячак дип җавап биргәннәр. Әмма озак көтәргә ярамый: лифт даими ватыла, аларга җәяүләп биек катларга күтәрелергә туры килә. Хәбәр авторының инвалид баласы бар һәм ул үзе йөри алмый.

"Ниндидер плата янган һәм тиешлесен сайлагач, алыштырачакларын әйттеләр. Ә ремонтчыларның ял көннәре кайчан булачагы билгесез", - дип зарлана  хатын-кыз. 


Комментарии

Главное