16+

Әлмәттә подъездда наркотиклар тапкан ир-ат хөкем ителгән

Наркотик чаралар белән табылган төргәкне ир-ат үзенә калдырырга булган.

Әлмәттә подъездда наркотиклар тапкан ир-ат хөкем ителгән

Наркотик чаралар белән табылган төргәкне ир-ат үзенә калдырырга булган.

Суд РФ Җинаять Кодексының 228 нче маддәсенең 2 нче өлеше буенча җинаять эшен карый. Аның буенча хөкем ителүчегә 500 мең сумга кадәр штраф белән 3 тән 10 елга кадәр хөкем ителү яный.
Әлмәтнең бер йортындагы баскыч мәйданчыгында ир-ат наркотик табып, аны үзенә калдырырга карар кыла. Хөкем ителүче элек тә наркотиклар аркасында җинаять җаваплылыгына тартылган булу сәбәпле, ул хокук саклау органнары күзәтүе астында була.

Суд барышында ир-ат үз гаебен өлешчә таныган.
Аңа катгый режимлы төзәтү колониясенә 4 елга кадәр төрмә яный. Эш тикшерелә.


Комментарии

Главное