16+

Инвалид коляскадагы әлмәтле көндәшен үтерүдә гаепләнә

Әлмәтлегә карата РФ Җинаять кодексындагы 105 нче маддәнең 1 нче өлеше, ягъни «Кешене аңлы рәвештә үтерү» буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлмәтлегә карата РФ Җинаять кодексындагы 105 нче маддәнең 1 нче өлеше, ягъни «Кешене аңлы рәвештә үтерү» буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның 2 июнендә коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүче 43 яшьлек инвалид ханым күрше хатыны һәм элек бергә яшәгән ир белән кәеф-сафа корган.

Әмма ханымда көнләшү хисе барлыкка килү сәбәпле, ул көндәшенең күкрәк өлешенә пычак белән чәнчи. Алган җәрәхәт нәтиҗәсендә хатын-кыз үлә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, гаепләнүче элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Ул үз гаебен тулысынча таныган.

Хәзер әлеге вакыйганың нечкәлекләре ачыклана. Тикшерү дәвам итә.


Комментарии

Главное