16+

Әлмәттә берәү төрмәгә арбалет ярдәмендә наркотик кертмәкче булган

РФ Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча 8 нче төзәтү колониясенең оператив бүлеге һәм Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсенең наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре 18 яшьлек егетне колония яны территориясендә тоткарлаган.

Әлеге ир-атның автомобилендә арбалет һәм очына наркотик матдәле төргәк беркетелгән ук табыла.

Икенче укны  койма  эчке ягында табып алалар.

«Үткәрелгән экспертиза күрсәткәнчә, арбалет укларындагы төргәкләрнең гомуми авырлыгы 128 грамм булган», - дип хәбәр иттеләр Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Әлеге факт буенча ведомство тикшерү үткәрә.

Чыганак

Комментарии

Главное