16+

Битлек-перчатка режимын бозган әлмәтле үз җәзасын алды

Әлмәттә чикләү чараларын бозучыларны ачыклау максатыннан оештырылган рейдларның берсендә полиция хезмәткәрләре җәмәгать урынында медицина битлегеннән башка йөрүче 30 яшьлек ир-атны тоткарлый.

Әлмәттә чикләү чараларын бозучыларны ачыклау максатыннан оештырылган рейдларның берсендә полиция хезмәткәрләре җәмәгать урынында медицина битлегеннән башка йөрүче 30 яшьлек ир-атны тоткарлый.

Ул полиция хезмәткәрләренең патруль автомобиленә узу таләбеннән баш тарткан һәм аларга каршылык күрсәткән.

Аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.

Әлмәт шәһәр суды карары белән ир-ат РФ Административ хокук бозулар кодексындагы 19.3 маддәнең 1 нче өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган.

Аңа 3 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләнгән.


Комментарии

Главное