16+

Әлмәттә «Юл приставы» рейды вакытында дүрт бурычлыны тотканнар

Аларның гомуми бурычы якынча миллион ярым сум тәшкил иткән.

Әлмәттә «Юл приставы» рейдында дүрт бурычлы ачыкланган. Бу хакта ТР федераль суд приставлары хезмәте идарәсе хәбәр итә. Профилактик чарада шәһәрнең дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм суд приставлары катнашты.
Машина йөртүчеләрнең берсе, машинаның кулга алыну ихтималы турында белгәч, бурычын шунда ук түләгән. Бюджетка 43 мең сумнан артык акча киткән. Калган өчесенә бәхет елмаймый. Аларның автомобильләрен кредитлар һәм башкарма производстволар буенча бурычлар аркасында кулга алганнар. Машиналарны аларга саклауга калдырганнар, ләкин җинаять җаваплылыгы турында кисәткәннәр.
Закон бозучыларның гомуми бурычы 1,4 миллион сумнан артып киткән.

Комментарии

Главное