16+

Әлмәт браконьеры поши үтергән өчен шартлы срок алды

Гаепләнүче законсыз ау вакытында пошины атып үтергән.

Әлмәт браконьеры поши үтергән өчен шартлы срок алды

Гаепләнүче законсыз ау вакытында пошины атып үтергән.

 

Әлмәт кешесе законсыз ау өчен хөкем ителгән. Суд билгеләгәнчә, 2024 елның 25 июлендә ир-ат Туктар авылында өч яшьлек пошины аткан. "Аучы" җинаять эзен бетерергә омтыла, ярдәм итәргә танышын да чакыра. Ләкин танышы катнашудан баш тарта һәм хокук бозу турында хәбәр итә. 

Суд браконьерны 3 ел шартлы рәвештә 2 ел шартлы срокка хөкем итте һәм 2 ел ау белән шөгыльләнүне тыйды. Гаепләнүче килгән зыянны каплады, ул 240 мең сумны тәшкил итә. Хөкем карары законлы көченә кермәде.

 

Фото: ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты


Комментарии

Главное