16+

Әлмәтле Бөгелмә кешесен талауда гаепләнә

Шикләнелүче тоткарланган.

Әлмәтле Бөгелмә кешесен талауда гаепләнә

Шикләнелүче тоткарланган.

Дежур частька Бөгелмәдә яшәүче 42 яшьлек хатын-кыздан үзен талаулары турында гариза килгән. Зыян күрүче Нефтьчеләр урамындагы бер ишегалдында таныш булмаган ир-атлар белән эчкәнлеге ачыкланган. Ниндидер мизгелдә аларның берсе аңа суккан, сумкасын алып качкан, ә икенчесе - калган һәм полиция килүен көткән. Сумкада телефон, 18 мең сум, банк карталары, косметика һәм парфюм була. Хатын-кыз зыянны 75 мең сумга бәяләгән. Бу хакта Әлмәт полициясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Оперативниклар 36 яшьлек әлмәтлене тоткарлаган. Элегрәк ир-ат хөкем ителгән була. Шикләнелүче гаебен таныса да, урланганны хуҗабикә кире кайтара алмаган - телефон комиссион кибеткә сатылган

Әлеге факт буенча «тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч кулланып кылынган талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 


Комментарии

Главное