16+

Әлмәттә аек булмаган хәлдә руль артында йөрергә яратучы машинасыз калды

Аны шулай ук машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр.

Әлмәттә аек булмаган хәлдә руль артында йөрергә яратучы машинасыз калды

Аны шулай ук машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр.

Ир-ат хокук сакчыларынамондый хәлдә  беренче тапкыр гына эләкми.

Әлмәттә исерек килеш руль артында йөргән өчен җирле кешене хөкем иттеләр. 61 яшьлек шәһәр кешесен тоткарлаганда автоинспекторлар элегрәк ир-атны мондый хокук бозу өчен җавапка тартылган булуын ачыклаганнар.

Суд әлмәтлегә  200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Моннан тыш, аны ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Ә машинаны дәүләт кеременә конфискацияләгәннәр, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.


Комментарии

Главное