16+

Әлмәттә халык шикаятеннән соң идарәче компаниягә штраф салынды

Островский урамындагы йорт, 1/19 тиешле хәлдә түгел.

Әлмәттә  халык шикаятеннән соң идарәче компаниягә штраф салынды

Островский урамындагы йорт, 1/19 тиешле хәлдә түгел.

Татарстан торак инспекциясе  халыкның шикаятьләреннән соң Әлмәттәге торак йортка тикшерү белән килде.

Тикшерүче Островский урамындагы йортның подвалында су басу эзләрен, төзелеш һәм көнкүреш чүп-чарларын таба.

Түбәдә су үткәрү каналы юк иде. Подъездларның берсендә штукатурка кубып төшкән.

Татарстан торак инспекциясе «ЖЭУ-3» идарәче компаниясенә 125 мең сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләде. Билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен протокол төзелгән.

Эш материаллары судка җибәрелде, дип хәбәр итә Татарстан Жилинспекциясенең матбугат хезмәте.


Комментарии

Главное