16+

Аек булмаган әлмәтле бер иптәшен үтергәнче кыйнаган, икенчесен имгәткән

Хокук саклау органнары шикләнелүчене тоткарлады.

Аек булмаган әлмәтле бер иптәшен үтергәнче кыйнаган, икенчесен имгәткән

Хокук саклау органнары шикләнелүчене тоткарлады.

Әлмәттә Совет урамындагы йорт ишегалдында каты бәрелеш була. Нәтиҗәдә, бер ир-ат шунда ук үлә. Икенчесен җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китәләр.

Җинаятьтә шикләнелгән 40 яшьлек җирле кешене тоткарлыйлар. Әлегә тоткарланган кешенең исерек хәлдә булуы ачыкланган. Конфликт дошманлык фонында башлана. Ике ир-атны каты кыйнап, шикләнелгән кеше качып китә.

Тикшерү судка ир-атны сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайлау турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр итә ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.


Комментарии

Главное