16+

Машиналар сатып алу белән шөгыльләнүче әлмәтле 3 млн сумлык таможня түләүләрен түләмәүдә гаепләнә

Ир-ат сату өчен Грузиядән машиналар алган.

Машиналар сатып алу белән шөгыльләнүче әлмәтле 3 млн сумлык таможня түләүләрен түләмәүдә гаепләнә

Ир-ат сату өчен Грузиядән машиналар алган.

Әлмәттә яшәүче 37 яшьлек кешегә каршы таможня түләүләрен түләүдән качу турында эш кузгатылган. . Ир-ат Грузиядән машиналарны шәхси файдалану рәвешендә законсыз керткән. Ә соңыннан аларны саткан.

Хәбәр ителгәнчә, башта әлмәтле транспортны үз исеменә теркәгән, ә аннан соң инде башка физик затлар  исәпкә куйган. Машиналарны сату бер атнадан 52 көнгә кадәр вакыт ала.

Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары Валерий Хренов сүзләренчә, хокук саклаучылар ир-атка аның коммерция эшчәнлеге турында дәлилләр җыйган. Нәтиҗәдә, ир-ат дәүләт алдында өч миллион сумга якын бурыч җыйган.

Зур күләмдә таможня түләүләреннән качкан өчен ир-атка иреге  чикләнү яный, дип хәбәр итә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте.


Комментарии

Главное