16+

Приставтан качарга омтылган әлмәтле штрафка тартыла

Хатын-кызга дәүләт кеременә 1000 сум түләргә туры киләчәк.

Приставтан качарга омтылган әлмәтле штрафка тартыла

Хатын-кызга дәүләт кеременә 1000 сум түләргә туры киләчәк.

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз приставның эшенә комачауларга тырыша, моның өчен суд каршына баса. Административ хокук бозу турындагы эш материаллары буенча, УФССП вәкиле бурычлы хатынның өенә аны бүлеккә алып китәргә килгән. Хатын-кыз исә качарга тырышкан һәм кая да булса барырга теләмәгән.

Суд алдында  хатын-кыз үз гаебен танымаган. Хәзер ул дәүләт кеременә 1000 сум штраф түләргә тиеш, дип хәбәр итә дәүләт органы матбугат хезмәте.


Комментарии

Главное