16+

Элеккеге тормыш иптәшен үтерергә янаган әлмәтленең хөкем карары билгеле булды

Зыян күрүче, шулай ук, тән җәрәхәтләре алган.

Элеккеге тормыш иптәшен үтерергә янаган әлмәтленең хөкем карары билгеле булды

Зыян күрүче, шулай ук, тән җәрәхәтләре алган.

Әлмәтлене хөкем иттеләр. Ир-ат элеккеге тормыш иптәшен үтерергә янаган.

Җинаять эше материаллары буенча, исерек гаепләнүче зыян күрүче белән бер фатирда булган. Бәхәс вакытында ул аның ике кулы белән муеныннан тотып, кысып: "мин сине үтерәм!" дигән. Хатын куркып, элекке граждан ире янавын җитди кабул итә. Моннан тыш, ир-ат үзен агрессив тоткан һәм элеккеге сөеклесенә тән җәрәхәтләре китергән.

Судта ир-ат тәүбә иткән. Аңа бер елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 10 ай билгеләнде, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.


Комментарии

Главное